Түбән Кама ГХАТ идарәсе әкиятләр иленә әверелеп, кечкенә кунакларын кабул итте.

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

      2015-2016 нчы уку елының соңгы көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе, берничә сәгатькә генә булса да, Әкиятләр иленә әверелеп, кечкенә кунакларын кабул итте. Бу юлы тантаналар залының бусагасын Бакый Урманчы исемендәге 1 нче Б һәм 1 нче Г сыйныфы укучылары атлап керде. Үзләренең җәйге каникул алдыннан булган иң соңгы уку көннәрен дә, малайлар һәм кызлар бик файдалы итеп үткәрде. Иң элек алар ГХАТ идарәсенең нинди мөһим эшләр белән шөгыльләнгәненә төшенеп, ЗАГС аббревиатурасының нәрсә аңлатканын тикшерделәр. Алга таба алар бик  теләп төрле кызыклы уеннар уйнадылар, күмәкләшеп гаилә, аның төрле әгъзалары  турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, әкият геройлары арасыннан иң шәфкатьле, иң усал, иң саран һәм иң акыллыны билгеләп чыктылар. Ләкин балаларны да, бу чарага кунаклар сыйфатында килгән ата-аналар һәм укытучыларны да иң шаккатырган нәрсә - гомер бакый әкиятләрнең  гаилә өчен һәм гаилә турында язылуы, сөйләнелүе булды. ГХАТ идарәсе белгечләре үз чиратында  балаларны  архив, андагы китаплар белән таныштырып чыктылар. Малай һәм кызлар үзләренең туулары  турындагы мәгълүматны архивтан бик җиңел генә эзләп табып була дигәнгә исләре китеп, таң калдылар.  Бөтендөнья балаларны яклау көне һәм уку елы  тәмамлану уңаеннан үткәрелгән әлеге кызыклы очрашу ГХАТ идарәсе буйлап үткәрелгән экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International