Саба районында асфальтта рәсем ясау конкурсы

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

 1 июнь көнне  илебезнең барлык төбәкләрендә Бөтендөнья балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн балаларның яраткан бәйрәмнәре генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның һәрвакыт ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ  һәм алар алдында җаваплы булуларын искә төшерү дә.

 2016 нчы елның 1 июнендә Бөтендөнья балаларны яклау көнендә район үзәгендә мәдәният бүлеге һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә асфальтта рәсем ясау буенча конкурс үткәрелде. Бәйрәм барышында төрле хәрәкәт уеннары да оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International