Баулы шәһәрендә балачак бәйрәме узды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

01 июнь көнне Баулы шәһәренең үзәк мәйданында балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды. Балалар өчен төрле программа әзерләнгән иде. Мәйданда тематик мәйданчыклар эшләделәр , анда һәр бала үзенә кызык шөгыль таба алды.  Бу бәйрәмнән

ата-аналар, балалар, әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар. 
“Иҗат ил” мәйданчыгында яшь рәссамнар җыелды, "Әдәби күргәзмәдә" балалар китаплар белән танышты . Укучыларга, гади тукымадан курчак ясау мастер-класс күрсәттеләр.

Яшь Баулы артистлары бәйрәм концертын бүләк иттеләр. Сәнгать номерлары арасында иң талантлы балаларны сәхнәдә котладылар һәм  бүләкләләр тапшырдылар. 
Бу көнне Баулы бала тудыру йортында Арсланова Гүзәл  Әнвәр кызын да котладылар, аның бәйрәм алдыннан кызы туа. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Белла дигән исем бирделәр. ГХАТ бүлеге специалисты А. Ахметова яшь әнигә туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International