ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

   2016 елның 1 июнь көнендә Арча районы Пешәңгәр авылы клубы каршында балалар көненә багышлап бәйрәм узды. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган уеннарда балалар белән беррәттән әти-әниләр дә, җирлек халкы да теләп катнашты.   Бәйрәм бик күңелле узды

Бүген төсле балалар төркемнәре, аларның әти-әниләре, бала арбалары, шарлар бәйләме барысы да үзәк паркта. 1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан анда зур бәйрәм оештырылды.  Балалар район, мәгариф җитәкчелегеннән котлаулар кабул иттеләр. “Дядя Степа” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнделәр. Сәхнә җыр-биюдән дә бушап тормады. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Гармония” социаль ярдәм күрсәтү үзәге, спорт, сәнгать  мәктәпләре хезмәткәрләре аны күңелле итү өчен барысын да эшләделәр. Мастер-класслар, биткә рәсем ясаулар – барысы да булды. Бәйрәмне “Тылсымчы” балалар бәйрәмнәре иҗат төркеменнән әкият персонажлары да бизәде. Ә бәйрәмгә махсус килгән энергетиклар һәм Карлсон балаларга нәрсә ярамый, нәрсә ярый турында “дәрес бирделәр”, аннары эстафета үткәрделәр. Бәйрәмдә шарлар, туңдырма, татлы мамык, уенчыклар “җиңел кулдан” китеп кенә торды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ике яңа гаилә туды – Николай белән Аделина Шаламовлар һәм Николай белән Эльвира Капитоновлар.

Яшь парларны ихлас күңелдән тормышларындагы мөһим вакыйга белән тәбриклибез. Мәхәббәтләре гомерле, гомерләре мәхәббәтле, тормышларында бәхет һәм муллык юлдаш булсын!


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Яр Чаллы  шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 30 май көнне 24 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  

Май аенда димләшергә һәм туйларын уйнарга ярамый диләр. Гомере буе интегеп яшәрсен дип  санала.  

29 майда «Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан Апас районы Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. 

2016 нчы елдан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белән «Түбән Каманың 50 еллыгына 50 меңенче пар» проекты старт алды.

Яңа туган сабыйлар икесе дә малай. Аларга Артур белән Тимур дип исем куштылар. Арчалылар Павел белән Альбина  Курочкиннар гаиләсендә 3 яшьлек кызлары Адилә үсеп килә. Шулай итеп, игезәкләр туу бу яшь гаиләне күп балалы гаиләләр рәтенә кертте.

Узган атнада Әлмәттә беренче тапкыр “Әлмәт велосипед сайлый” девизы астында велопарад үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International