29 майда «Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан Апас районы Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Бу көнне алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм гармун моңнары белән җылы сәламләп каршы алдылар. Сәнгать мәктәбе һәм “Сәләт” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм биредә шөгыльләнүче балалар һәркемгә бәйрәм рухы өстәделәр.
Мәйданга рәт-рәт тезелеп, укуда һәм спортта аеруча зур уңышларга ирешкән балалар чыктылар. Аларга сертификатлар тапшырылды.
Мәйданда алкышлар белән быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сабыйларны каршы алдылар.Гадәттәгечә аларга “Свияга” берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирелде.
Җәйге каникуллар башланып киткәндә узган бу бәйрәм күңел ачу чаралары белән беррәттән киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. Районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре судан бәйрәм салюты күрсәттеләр. Аны балалар бик яратып карадылар, янгын сүндерүче абыйларының үгет-киңәшләрен тыңларга вәгъдә бирделәр. Аяз күк йөзе астында сибелгән аллы-гөлле салют очкыннары да бар кешене җәлеп итте.
Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Теләгән кеше ат чабышы күзәтте, асфальтка рәсем ясады, кемдер батутта сикерде, таганда атынды, елан, маймыл, попугай белән фотога төште, битенә рәсем ясатты. Нәни понилар яныннан да балалар өзелеп тормады. Тарантаслы ат олысын-кечесен утыртып мәйдан әйләндерде. Цирк артистларына кушылып, рәхәтләнеп күңел ачтылар, балалар төркемнәргә бүленеп хәрәкәтле, мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Бәйрәм барышында халык, күңел ачу һәм өстәл уеннары үрелеп барды.
Мәйдан уртасындагы сәхнәдән көн дәвамында җыр-моң агылды, үзәктә дәртле биюләр туктап тормады. “Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре бер-берсен алмаштырып, осталыкларын күрсәттеләр.
Балалар өчен ашау-эчү оештырылды, кыр кухнысында ботка пеште, кайнар чәй, коймаклар тәкъдим ителде. Сатуда нинди генә уенчыклар, тәм-томнар юк иде. Бәйрәм дәвамында һәркемнең йөзендә елмаю булды. Балачакның Сабан туе бәйрәмендәге бәхетле мизгелләре ел дәвамында хәтердә сакланыр әле.