Бүген төсле балалар төркемнәре, аларның әти-әниләре, бала арбалары, шарлар бәйләме барысы да үзәк паркта. 1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан анда зур бәйрәм оештырылды. Балалар район, мәгариф җитәкчелегеннән котлаулар кабул иттеләр. “Дядя Степа” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнделәр. Сәхнә җыр-биюдән дә бушап тормады. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Гармония” социаль ярдәм күрсәтү үзәге, спорт, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре аны күңелле итү өчен барысын да эшләделәр. Мастер-класслар, биткә рәсем ясаулар – барысы да булды. Бәйрәмне “Тылсымчы” балалар бәйрәмнәре иҗат төркеменнән әкият персонажлары да бизәде. Ә бәйрәмгә махсус килгән энергетиклар һәм Карлсон балаларга нәрсә ярамый, нәрсә ярый турында “дәрес бирделәр”, аннары эстафета үткәрделәр. Бәйрәмдә шарлар, туңдырма, татлы мамык, уенчыклар “җиңел кулдан” китеп кенә торды.