Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Арча районы ГХАТ бүлегендә беренче пар игезәкләр теркәлде

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Яңа туган сабыйлар икесе дә малай. Аларга Артур белән Тимур дип исем куштылар. Арчалылар Павел белән Альбина  Курочкиннар гаиләсендә 3 яшьлек кызлары Адилә үсеп килә. Шулай итеп, игезәкләр туу бу яшь гаиләне күп балалы гаиләләр рәтенә кертте.

Бүген сабыйларга тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды һәм  ана капиталы сертификаты  алу тәртибе аңлатылды.

Хәерле, озын тормыш юлы, сезгә, сабыйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International