Узган атнада Әлмәттә беренче тапкыр “Әлмәт велосипед сайлый” девизы астында велопарад үткәрелде. Велосипед узышында Әлмәт муниципаль башлыгы Айрат Хайруллин, Дәүләт Думасы депутаты, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев, республика сәләмәтлек министры Адель Вафин һәм Дания кунагы Майкл Колвилл Андерсен, ГХАТ идарәсе белгечләре, әлмәтлеләр катнашты. Беренчеләрдән кечкенә яштәге балалар кузгалды. Алар артыннан кунаклар, ветераннар, велоактивистлар юл алдылар. Велопарад экстрим-паркта, җырлы-бию тамаша белән тәмамланды.