2016 нчы елдан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белән «Түбән Каманың 50 еллыгына 50 меңенче пар» проекты старт алды.
Проектның максаты гайлә кыйммәтләренә игътибар бирү, туган шәһәргә мәхәббәт хисләрен формаллаштыру, ГХАТ органнарында никахларны рәсмилләштерү мөһимлелеген билгеләү.
2016 нчы елның сентябрь аенда түбәнкамалылар шәһәрнең юбилеен гына түгел, шулай ук никахлашу Сараеның 25-еллыгын да билгеләп үтәчәкләр. Ишекләр ачылу көненнән, ГХАТ Идарәсендә 49 249 пар никахлашкан. Димәк, 50 меңенче бәхетле парга хәтле 751 пар калды. Актлар теркәү язмасында 1 190 нчы номерлы астында рәсмилләштергән пар, никахлашу Сараенын юбилеена бүләк булачак.