Матур итеп киенгән балалар балга килделәр. Балны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Аннары яшь катнашучылар 5 зал аркылы үттеләр: ягымлылык, юмартлылык, туганлылык, рәхмәтлелек, хыял. Балдан соң үзләренең хыяллары язылган шарларны һавага очырттылар.