Су! Һәр кешенең тормышында ул аерым мөһим урын алып тора. Су – ул тормыш чыганагы, буйсындыра алмаслык көч һәм тынычлык, серле, сихри һәм тылсымлы. Су агымын, аның агышын сәгатьләр буе карап була.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданындагы Никахлар сарае каршында төрле төстәге утлар белән балкый торган музыкаль фонтан ачылды. Әле шәһәр тарихында беренче тапкыр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге көтеп алынган вакыйганың шаһитлары булды. Хәзер өйләнешүче парларга фотосессия үткәрү өчен тагын бер күркәм урын барлыкка килде. Шәһәр халкына ясаган шушындый матур бүләк өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерәбез.