Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында матур чара булып узды – яңа туган сабыйны тантаналы төстә өенә, гаиләсенә озаттылар. Бала тудыру йортыннан чыгу – әти-әни өчен көтеп алынган, дулкынландыргыч һәм аеруча шатлыклы вакыйга. Аның татлы хатирәсе еллар буена саклана. Нәкъ шушы көнне гаиләгә тагын бер бик кирәкле һәм бик мөһим кеше өстәлә.