2015 елда 1 июньда туган 73 бала Казан ЗАГС Идарәсендә теркәлде. Бу көнне туган кешеләр иҗади һәм оригиналь була. Быел да бу көнне туган балалар аз булмас дип ышанабыз. Бүген Казан ЗАГС Идарәсендә 14 баланың тууы теркәлде. Азат һәм Александра Мингалеевлар бүген никахларын да, балалары тууын да теркәделәр.
Балалар безнең киләчәгебез!
Барыгызны да балаларны яклау көне белән котлыйбыз.