20 июнь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Виталий һәм Динария Габидуллина гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Булат һәм Камиль дигән исемнәр бирделәр.
20 июнь көнендә Идел Буе районы ГХАТ бүлегендә традиция буенча иң өлкәннәр гаиләләрен котладылар. Бәйрәмдә «алтын» һәм «бриллиант» юбилярлар парлары катнаштылар. Тантаналы вакыйга хөрмәтенә юбилярларга акчалата бүләк тапшырдылар. Искиткеч гаилә пары - Мариненко Юрий Федорович һәм Татьяна Федоровна, аларның «алтын» юбилейлары үтте һәм бу пар ТР Милли музеендагы бәйрәмдә катнаштылар. Юрий Федорович кунаклар өчен искиткеч җырлар башкарды.
19 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт туйларынбилгеләп үтүче гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Клавдия Петровна һәм Виталий Иванович Чебаревлар бергә 55 ел гомер иткәннәр.
Нык һәм тату Чебаревлар гаиләсенең сере бер-береңне ишетә һәм аңлый белүдә, бер-береңә юл куеп яшәүдә. ГХАТ бүлегенең баш белгече Эльмира Манасыйпова әлеге гаиләгә бүләк һәм район башлыгы Л. Р. Закировның котлау открыткасын тапшырды. Юбилярларны “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев җылы котлады һәм бүләкләр тапшырды. Чакырылган кунаклар һәм юбилярларның балалары Виталий Иванович һәм Клавдия Петровнаның тату тормышы өчен горурлык һәм соклану сүзләре җиткерделәр.
Баулы районында халыкның яраткан бәйрәме – Сабантуй узды. Бәйрәмнең иң куркәм өлеше булып чәчү батырларын бүләкләү булды. 2018 елның абсолют чәчү батыры дип "Берлек" хуҗалыгының гомерлек механизаторы, күп балалы әти Рамил Гыймаев танылды. Ул Баулы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләнде.
Минзәлә районы Урыс авылы җирлегендэ Сабан туйлары гөрләп утте. Ел саен сабан туй мәйданында озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне котлау матур традицияга әйләнде. Авыл җирлеге идарәсе быел да 50 ел бергә гомер иткән Галимов Аскать һәм Гөлсәрия апаны, Фәхертдинов Хәнифҗан һэм Гөлсәрия апаны,55 ел бергә гомер иткән Харисов Гариф һэм Фәния апаны, 60 ел бергә гомер иткән Хасанов Фәрид һәм Кәүсәрия апаны,Сафиуллин Ахматябир һэм Фәүзия апаны котлады. Бу гаиләләр үзләренен бөтен көчләрен шушы җирлеккә биргәннәр. Гомерләре буе төрле эшләрдә: терлекчелектә, кырчылыкта, белем бирү өлкәсендэ эшләгәннәр. Бүгенге көндә алар якыннарының һәм балаларының күңел җылысын тоеп яшиләр.
2018 елның 17 июнендә Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә, традиция буенча, киң колач белән «Сабантуй» бәйрәме узды.
Шушы көннәрдә генә Болгарда яшәүче Фатыйма Хәкимуллина белән Өчкүлдән Анна Каюровага туксан биш яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фатыйма әби белән тыл хезмәтчәне Анна Дмитриевнаны юбилейлары белән район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, җирле власть вәкилләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.
2018 елның 17 июнендә Алексеевск эшчеләр бистәсендә милли “Сабан туе” бәйрәме уздырылды. Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.
Азнакай районы Актүбә бистәсенең Сабан туенда яңа туган бала рәсмиләштерелде. Сабыйнын әти-әниләре: Инзиль Фирдәүс улы һәм Ләйсән Айрат кызы кызларына Азалия дип исем куштылар. Харисовлар гаиләсендә Азалия беренче һәм озак көтелгән бала.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Быел да 16 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-104 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар.