Алексеевск муниципаль районында Сабан туе бәйрәме

2018 елның 17 июне, якшәмбе

2018 елның 17 июнендә Алексеевск эшчеләр бистәсендә милли “Сабан туе” бәйрәме уздырылды.  Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.

Сабантуй бәйрәмендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын, алтын туй юбилярларын, яшь парларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын  котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International