ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

      22 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә Козиннар гаилəсе Павел улы Людвиг һәм Иван кызы Галина зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттелəр.55 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән  бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна. Бу парлар  бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 55 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.

22 июнь хәтер һәм кайгы Көне. Бу көнне бөтен ил Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган,  Бөек Җиңү Көненә кадәр яши алмаган каһарманнарны искә ала.

Аксубай муниципаль районында Бөек Ватан сугышы аксубайлыларны канлы сугыштан үз гаиләләренә һәм туганнары янына кайтмаган, фронтта һәм тылда 27 миллион милләттәшләребезнең тормышларын алып китү истәлегенә багышланган “Хәтер шәме” (“Свеча памяти”) акциясе узды. Бу көн имин, тыныч киләчәк өчен үз тормышларын корбан иткән кешеләрне искә алу көне итеп санала. Аларның һәркайсы мәңгелек хәтер һәм тирән рәхмәт сүзләренә лаек! Күп еллар узды, ләкин безнең җирдә бу кайгыны кичермәгән һәм күз яшьләрен түкмәгән,  «Хәтерлибез! Бу хәл кабатланырга тиеш түгел!» диеп әйтмәгән бер гаилә дә юк.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 20 июнендә Яр Чаллы шәһәренең балалар тудыру йортында тагын өч игезәк балалар дөньяга килә. Илнур һәм Эльза Фәйзрахмановлар гаиләсендә өч малай - Ибраһим, Сөләйман, Мөхәммад дөньяга килә. Бу гаиләдә болай да 5 бала тәрбияләнгән, арасында игезәкләр дә бар, ә өч игезәк беренче тапкыр.

2018 елның 21 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә, табиблар көненә багышланган, зур бәйрәм узды.

21 июньдә Алабуга районы башкарма комитеты ЗАГС  бүлеге белгечләре сугыш башланган көнгә багышлап Бөтен Россия “Хәтер” акциясендә катнаштылар.

Акциядә катнашучылар, шәмнәр тотып, Ленин мәйданынан Хәтер мәйданына кадәр  юл тоттылар, сугышта һәлак булганларны, катнашучыларны искә алдылар.

Игезәк балалар туу - табигать бүләге. Бала дөньяга килгәнче ата-аналар үзләренең балаларына бары бәхет һәм уңышлар гына баглап исем уйлыйлар. Бу юлы балаларга: Ясминә һәм Жасмин исемнәре бирелде. Игезәк бала ата-аналары булу бик горур исем, мондый исем алган ата-аналар өчен без бик шат. Көтеп алынган бу балаларга нык сәламәтлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!

             Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, район Советы һәм Башкарма комитеты шәхси составы һәм ветераннар, полиция бүлеге хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Акция мемориаль комплекста мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

     2018 елның 20 июнендә  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда яңа өйләнешүчеләр өчен «бер дулкында» дигән квест  узды. Зал бер кичкә "гадәти булмаган "утрауге" - Хыяллар, Мәхәббәт, Аңлашу, Азатлык, Гафу итү утрауыне әйләнде. Яшь парлар 4 төркемгә бүленәп  мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Психологлар шул утраудагы яшьләргә бер – берләренә башкача карарга, аңларга бер-береңне ярдәм иттеләр.

     Бу "сәяхәтнең" төп нәтиҗәсе - яшь парларның  бер-берсенә мәхәббәтле карашлары булды!

Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева “Татарстан-яңа гасыр” Республика  иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе. 20 июндә Алабугада “Татарстан-яңа гасыр” оешмасы җитәкчелегендә “Экология дисанты” оештырылды. Проектны әйдәкләп баручылар-Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәре. Десантта мәктәп балалары, экологлар, биология, химия укытучылары, студентлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International