Аксубай муниципаль районында Бөек Ватан сугышы аксубайлыларны канлы сугыштан үз гаиләләренә һәм туганнары янына кайтмаган, фронтта һәм тылда 27 миллион милләттәшләребезнең тормышларын алып китү истәлегенә багышланган “Хәтер шәме” (“Свеча памяти”) акциясе узды. Бу көн имин, тыныч киләчәк өчен үз тормышларын корбан иткән кешеләрне искә алу көне итеп санала. Аларның һәркайсы мәңгелек хәтер һәм тирән рәхмәт сүзләренә лаек! Күп еллар узды, ләкин безнең җирдә бу кайгыны кичермәгән һәм күз яшьләрен түкмәгән, «Хәтерлибез! Бу хәл кабатланырга тиеш түгел!» диеп әйтмәгән бер гаилә дә юк.