2018 елның 21 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә, табиблар көненә багышланган, зур бәйрәм узды.
Чара кысаларында Низамовлар гаиләсен гаилә тормышы юбилее белән котладылар. Мансур Исламович һәм Гөлнара Джавдатовна – атказанган медицина хезмәткәрләре, күпьеллык хезмәтләре өчен, күпсанлы мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бүләкләнгәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Кама Аланы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Явдатовна Хаппанова юбилярларга ныклы гаилә берлеге, исəнлек-саулык һәм озын гомер теләп, котлау адресын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.