22 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә Козиннар гаилəсе Павел улы Людвиг һәм Иван кызы Галина зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттелəр.55 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна. Бу парлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 55 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.
Бу парлар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп ике кызларын, биш оныкларын, бер оныкчыкларын саныйлар. Бу авыл җирлегендә хөрмәткә лаек гаилә, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.
Козиннар гаиләсен ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Борнаш авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Регина Ильичева җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.