2018 елның 20 июнендә Яр Чаллы шәһәренең балалар тудыру йортында тагын өч игезәк балалар дөньяга килә. Илнур һәм Эльза Фәйзрахмановлар гаиләсендә өч малай - Ибраһим, Сөләйман, Мөхәммад дөньяга килә. Бу гаиләдә болай да 5 бала тәрбияләнгән, арасында игезәкләр дә бар, ә өч игезәк беренче тапкыр.