22 июнь хәтер һәм кайгы Көне. Бу көнне бөтен ил Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган, Бөек Җиңү Көненә кадәр яши алмаган каһарманнарны искә ала.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы да бу көнне «Кызыл канәфер» акциясенә кушылды.
Акция кысаларында ГХАТ идарәсе белгечләре яшь гаиләләр белән берлектә бөек Җиңүнең Монументына чәчәкләр куйдылар