Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, район Советы һәм Башкарма комитеты шәхси составы һәм ветераннар, полиция бүлеге хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Акция мемориаль комплекста мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды.
Хәтер көне акциясенә катнашучылар алдында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Юнармия» хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов чыгыш ясады. Алар бугенге тыныч, матур тормыш өчен, хзерге буын кемнәргә бурычлы булганнарын искә төшереп, бу фаҗигале тарихны, хәзерге тормыш өчен корбан булганнарны онытмаска өндәделәр, башка мондый канлы фаҗигаләр булмасын дигән теләкләрен җиткерделәр. Акциядә катнашучы һәр бер кеше авылдашларына куелган һәйкәл итәгенә, “Хәтер шәмнәрен” кадерләп куйды.