Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә юбилярлар парады

2018 елның 17 июне, якшәмбе

     2018 елның 17 июнендә Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә, традиция буенча, киң колач белән «Сабантуй» бәйрәме узды.

     Бәйрәм кунакларын чәк-чәк, бәлеш һәм башка татар ризыклар белән каршы алдылар. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп традицион уеннарда катнаштылар: колгага менделәр, капчык киеп ярыштылар, милли көрәштә катнаштылар.

     Сабан туе - гаилә бәйрәме дип санала. Шулай итеп, Иске Чишмә һәм Олы Афанас авылларында бәйрәм кысасында гаилә тормышы «юбилярлары» парады узды. Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы алты пар гаиләне асылташ, бриллиант, зөбәрҗәт туйлары белән котлады.

     Олы Афанас авыл җирлеге башлыгы өч парны алтын туйлары белән котлады. Парадта катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International