ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Тантаналы өлештә 50 һәм 60 ел бергә гомер кичергән парларны тәбрикләделәр.Бу Олы Салтык авылыннан Рузалия һәм Вәрис Гайфуллиннар, Кече Салтык авылыннан Рузалия һәм Зөфәр Гафиятовлар,Сөйки авылыннан Галина һәм Александр Буяновлар, Олы Яңасала авылыннан Минемәдинә һәм Әнәс Аскаровлар, Исламия һәм Хәерҗан Гильмутдиновлар, Әминә һәм Ильгизәр Сабитовлар. Бүләкләү тантанасын дәвамлап Районыбызның озак яшәүче Давыдов Петр Яков улын һәм Мухамадиева Рауза Мухамади кызын котладылар. Шулай ук Сабантуй алдыннан туган Лысачкин Әмир һәм Ксенофонтова Александраның ата-аналарын балалары туу белән котлады.

16 июньдә Апас районы Сабантуй аланында үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парлар, яшь гаиләләр һәм  яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булдылар.50, 55, 60 ел бергә торучы юбиляр гаиләләр гәдәттәгечә шәл, түбәтәй һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

             Бәйрәме шәһәребез, районыбыз халкы һәм килгән кунаклар зурлап каршы ала. Ә инде һәр елны, шәһәребез администрациясе вәкилләре, төрле оешма җитәкчеләре бу бәйрәмдә катнашалар.Шәһәребезнең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы бу көнне районыбызның Түбән Чыршылы авылына кунакка чакырылды.Бәйрәмны авылдашларын һәм килгән кунакларны котлап авыл җирлеге башлыгы Хәйруллина Нурия Яхия кызы ачып җибәрде.

Гаилә юбилее – тормышта иң зур вакыйгаларның берсе. Бу мөһим этап, гаилә елъязмасында  онытылмаслык вагыйга. Яңа Ибрай авылының Сабантуй мәйданында Аксубай муниципаль районы Яңа Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе гадәттәгечә «алтын», «зөбәрҗәт» һәм «тимер» гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләделәр. Зартдиновлар, Хаметгатиннар һәм Салаховлар гаиләләре үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән яшь парлар Баймухаметовлар һәм Кабировларлар белән уртаклаштылар. Яшь гаиләләрдә күптән түгел генә нәни сабыйлар тудылар.


15
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 14 июньдә Татарстан Республикасының Милли музее безнең шәһәребезнең махсус гаиләләре өчен ишекләрен ачты. «Казан – нык гаилә территориясе» дигән бәйрәм акциясен Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Нэчкебил» конкурсының оештыручы комитеты әзерләде. Бәйрәмдә алтын юбилярлар, бәйгедә катнашучы гаиләләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Кунаклар алтын юбилярларның  гореф-гадәтләре һәм хезмәт казанышлары белән таныштылар. Уртак озын гомернең Баш сере – бер-береңне хөрмәт итү һәм саклау!

 

2018 елның 15 һәм 16 июнендә Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә «Сабантуй» бәйрәмендә күңел ачулары үтте.

Вячеслав Петрович Аза Петровна белән 50 ел инде җитәкләшеп, гомерсукмагыннан  атлыйлар, һәрвакыт бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр алар.

2018 нче елның 15 июнь көнендә Арча шәһәрендә гомер итүче Илгизәр һәм Сания Касыймовларның алтын туйларын тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар.


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 14 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кириллов Иван Иванович һәм Элла Рудольфовнаның алтын туй тантанасы узды.

Мамадыш районында милли Сабантуй бәйрәменә әзерләнү буенча кызу эшчәнлек алып  барыла. Электән сакланып калган традиция буенча районда һәм шәһәрдә атна дәвамында бәйрәмгә бүләк җыела.

2018 нче елның 14 июнендә шәһәрнең 3 нче номерлы “Светлячок” балалар бакчасында тәрбияләнүче милли киемнәрдән киенгән матур кызлар һәм малайлар Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International