2018 елның 16 июнендә Лениногорск районының барлык авылларында да язгы чәчү эшләре тәмамлану бәйрәме- Сабантуй уздырылды

2018 елның 16 июне, шимбә

             Бәйрәме шәһәребез, районыбыз халкы һәм килгән кунаклар зурлап каршы ала. Ә инде һәр елны, шәһәребез администрациясе вәкилләре, төрле оешма җитәкчеләре бу бәйрәмдә катнашалар.Шәһәребезнең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы бу көнне районыбызның Түбән Чыршылы авылына кунакка чакырылды.Бәйрәмны авылдашларын һәм килгән кунакларны котлап авыл җирлеге башлыгы Хәйруллина Нурия Яхия кызы ачып җибәрде.

             Бу көнне Лениногорск районында тантаналы рәвештә, Бөек Ватан сугышында катнашкан 13  кешегә исемле медальләр тапшырылды. Алар “Данлы хезмәт өчен” дип исемләнгән медальләр белән бүләкләнде. Елена Миннигаләмова шәһәребез һәм районыбыз администрациясе исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сәйфиев Рәшит Хәмәтҗан улына республика бүләге тапшырып аңа исәнлек-саулык һәм иминлек теләде. Шулай ук, бу бәйрәмнең чыннан да, җиребездә, илебездә хезмәт күрсәткәннәргә хөрмәтле күрсәтүе турында итеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International