2018 нче елның 15 июнь көнендә Арча шәһәрендә гомер итүче Илгизәр һәм Сания Касыймовларның алтын туйларын тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар. Тырыш хезмәт белән көн күргән, үзләре шикелле үк тырыш, үрнәк балалар үстергән, шатлыкларны да, борчуларны да уртак бүлгән, авылларында, районда үрнәк гаилә булган парларга озын гомер, куңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген куреп, тагын озык еллар тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.