2018 елның 15 һәм 16 июнендә Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә «Сабантуй» бәйрәмендә күңел ачулары үтте.
Авыл халкын балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр вокал һәм бию номерлары белән сөендерделәр. Бәйрәм кысаларында, гадәттәгечә, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Болгар авылында яшәүче Яруллиннар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар, Кызыл Яр авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов юбилярларны ныклы гаилә берлеге белән котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.