Апас Сабан туенда балаларны һәм юбилярларны зурладылар

2018 елның 16 июне, шимбә

16 июньдә Апас районы Сабантуй аланында үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парлар, яшь гаиләләр һәм  яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булдылар.50, 55, 60 ел бергә торучы юбиляр гаиләләр гәдәттәгечә шәл, түбәтәй һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук бу бәйрәмдә Апастан 2 яшь гаилә  Фәйзуллиннарга кер юу машиналары бүләк ителде.Ә яңа гына тәпи китүче Инзил Ибләминовка һәм Зилә Зыятдиновага   һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды быелгы Сабантуй. Нәниләргә зур уенчыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International