Сабан туйның хөрмәтле кунаклары

2018 елның 17 июне, якшәмбе

  Минзәлә районы Урыс авылы җирлегендэ Сабан туйлары гөрләп утте. Ел саен сабан туй мәйданында озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне котлау матур традицияга әйләнде. Авыл җирлеге идарәсе быел да 50 ел бергә гомер иткән  Галимов Аскать һәм Гөлсәрия апаны, Фәхертдинов Хәнифҗан һэм  Гөлсәрия апаны,55 ел бергә гомер иткән Харисов Гариф һэм Фәния  апаны, 60 ел бергә  гомер иткән Хасанов Фәрид һәм Кәүсәрия апаны,Сафиуллин Ахматябир һэм Фәүзия апаны  котлады. Бу гаиләләр үзләренен бөтен көчләрен  шушы җирлеккә биргәннәр. Гомерләре буе төрле эшләрдә: терлекчелектә, кырчылыкта, белем бирү өлкәсендэ эшләгәннәр.  Бүгенге көндә алар якыннарының һәм балаларының  күңел җылысын тоеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International