Халкыбызның милли бәйрәме-Сабан туе Азнакай җире буенча

2018 елның 17 июне, якшәмбе

Азнакай районы Актүбә бистәсенең Сабан туенда  яңа туган бала рәсмиләштерелде. Сабыйнын әти-әниләре: Инзиль Фирдәүс улы һәм Ләйсән Айрат кызы кызларына Азалия дип исем куштылар. Харисовлар гаиләсендә Азалия беренче һәм озак көтелгән бала. Анын буе 49 см, авырлыгы 2460 гр. Шайдуллин Марсель әфәнде, Зәләтов Марат әфәнде һәм Галеева Роза ханым кечкенә сабыйның әти-әниләрен котладылар. Тантаналы рәвештә шушы гаиләгә сәламәтлек, иминлек, бәхет теләп туу турында таныклык һәм истәлекле буләк тапшырдылар.

Чалпы Сабан туенда юбиляр гаиләләрне котладылар. Кәримов Фәхразый ага һәм Гөлнур апа, Шәехов Әхәт ага һәм Фәүзия апа, «бриллиант» туйлары белән, Камалиев Мөхәметвагиз ага һәм Әнисә апа «алтын» туйлары белән төп мәйданында җитәкчеләрдән һәм катнашкан барлык чалпы халкыннан котлау кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International