Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «Ике йөрәк бер хәл...» бәйрәм кичәсе узды

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

         20 июнь көнендә Идел Буе районы ГХАТ бүлегендә традиция буенча  иң өлкәннәр гаиләләрен котладылар. Бәйрәмдә «алтын» һәм «бриллиант»  юбилярлар парлары катнаштылар. Тантаналы вакыйга хөрмәтенә юбилярларга акчалата бүләк тапшырдылар. Искиткеч гаилә пары - Мариненко Юрий Федорович һәм Татьяна Федоровна, аларның «алтын» юбилейлары үтте һәм бу пар ТР Милли музеендагы бәйрәмдә катнаштылар. Юрий Федорович кунаклар өчен искиткеч җырлар  башкарды.

         ГХАТ бүлеге гаиләләр өчен еш очрашу урыны булып кала. Бәхетле ир белән хатын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә  үзләренең яхшы гаиләләр турында сөйләделәр. Мәхәббәт, хөрмәт һәм бер-берсенә ышаныч  –   үсеп килүче буын өчен үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International