Баулы районында 2018 елның абсолют чәчү батыры дип күп балалы әти танылды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Баулы районында халыкның яраткан бәйрәме – Сабантуй узды. Бәйрәмнең иң куркәм өлеше булып  чәчү батырларын бүләкләү булды. 2018 елның абсолют чәчү батыры дип "Берлек" хуҗалыгының  гомерлек механизаторы,  күп балалы әти Рамил Гыймаев танылды.  Ул Баулы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләнде.

Гимаевлар гаиләсе алты бала тәрбияли. Өлкән уллары Радмир һәм уллары Радэль студентлар,  игезәк кызлары  Алинә һәм Адэлина Баулы гимназиясендә белем ала. Иң кечкенәләре -  игезәк малайлар  Адэль һәм Ансэль балалар бакчасына йөри.

Гимаевлар үз көчләре белән төзегән  йортта яшиләр, хуҗалыклары зур, мал-туар асрыйлар, яшелчә-җимеш үстерәләр. Рамил һәм Ләйсән балаларын да  хезмәткә өйрәтәләр, күп  кенә йорт эшләре алар өстендә.

 Тату, тырыш Гимаевлар  гаиләсе  авылдашлары арасында абруйлы һәм ихтирамлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International