Чебаревлар бергә 55 ел

2018 елның 19 июне, сишәмбе

19  июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт туйларынбилгеләп үтүче гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Клавдия Петровна һәм Виталий Иванович Чебаревлар бергә 55 ел гомер иткәннәр.

Нык һәм тату Чебаревлар гаиләсенең сере бер-береңне ишетә һәм аңлый белүдә, бер-береңә юл куеп яшәүдә. ГХАТ бүлегенең баш белгече Эльмира Манасыйпова әлеге гаиләгә бүләк һәм район башлыгы Л. Р. Закировның котлау открыткасын тапшырды. Юбилярларны “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев җылы котлады һәм бүләкләр тапшырды. Чакырылган кунаклар һәм юбилярларның балалары Виталий Иванович һәм Клавдия Петровнаның тату тормышы өчен горурлык һәм соклану сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International