Котладылар, бүләкләр тапшырдылар

2018 елның 17 июне, якшәмбе

Шушы көннәрдә генә Болгарда яшәүче Фатыйма Хәкимуллина белән Өчкүлдән Анна Каюровага туксан биш яшь тулды.

Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фатыйма әби белән тыл хезмәтчәне Анна Дмитриевнаны юбилейлары белән район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, җирле власть вәкилләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.

Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының җылы котлау сүзләре язылган открыткалары, күчтәнәчләр, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, озак еллар буе эшләп туган авыллары һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтеп, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннары һәм туганнарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International