ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2018 ел
якшәмбе

       7 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә яшәүче  Регина һәм Артур Галлямовлар гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды.  Ике нәни  ул тәрбияләүче  бәхетле яшь әнине  районның ГХАТ бүлеге һәм пенсия фонды мөдирләре дә тәбрикләделәр.

    8 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында матур чара уздырылды. Бу көнне 39 ел бергә яшәүче  Нурия Нурлыгаян кызы һәм Марсель Сайфетдин улы Шәйхетдиновлар гаиләсенә “Мәхәббәт  һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды. Озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур пар  тәбрик сүзләре һәм бүләкләр кабул иттеләр.

2018 елның 8 июль көнне Түбән Камада, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, «Гаилә бәхете формуласы» шоу-фестивале кысаларында бәйрәм кунакларына театральләштерелгән «Rustique» элементлары белән ярәшү тантанасы күрсәтелде.

2018 елның 8 июль көнне Түбән Камада, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Гаилә бәхете формула» фестивале нигезендә «Юбилярлар парады»  узды.

2018 елның 8 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды.

7 июль көнне Әлмәт муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру тантанасында Әлмәт шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Лаптева Светлана Владимир кызы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы катнаштылар.

2018 елның  8 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган,  «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды.

2018 елның  8 июль көнне Түбән Камада «Гаилә бәхете формуласы» фестивалендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Шигаповлар гаиләсендә туган өч балага исем кушу тантанасы узды.

 8 июль көнне Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Бергә яшәүләре- олы бәхет” дигән зур кичә уздырылды.

Татарстан  Республикасы  Әгерҗе муниципаль  районының  9  нчы  номерлы  балалар  бакчасы  ГХАТ  бүлеге  белән  берлектә  шушы  бәйрәмгә  багышланган  чаралар  үткәрделәр.  Иртә  белән  иртүк  балалар  һәм  аларның  әти-әниләрен җыр,  котлаулар  каршы  алды. Өлкән  һәм  хәзерлек  группасы  балалары  үз  куллары  белән  ясаган  ромашка  бүләк  иттеләр.  Һәр  әти-әнигә  күпләр  өчен  сюрприз  булган  чәчәк  кенә  түгел,  бик  күп  җылы  теләкләр дә  әйтелде.  Әти-әнигә  алмашка  әби  һәм  бабайлар  үзләренең  елмаюларын,  истәлеккә  дип  ясалган  символик  ромашкага  язылган  изге  сүзләрен  җиткерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International