2018 елның 8 июль көнне Түбән Камада, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, «Гаилә бәхете формуласы» шоу-фестивале кысаларында бәйрәм кунакларына театральләштерелгән «Rustique» элементлары белән ярәшү тантанасы күрсәтелде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Александров Матвей һәм Вәлиева Аделәне кияү һәм кәләш дип игълан иттеләр, «Бәхетле гаилә тормышының алтын кагыйдәләрен» тапшырдылар. Борынгы гореф-гадәт буенча, кияү кәләшкә матур такыя бүләк итте. Матвей һәм Аделәнең ата-анасы балалырының кулларын «бәхет тасмасы» белән берләштеләр.