Бергә яшәүләре- олы бәхет

2018 елның 8 июле, якшәмбе

 8 июль көнне Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Бергә яшәүләре- олы бәхет” дигән зур кичә уздырылды.

 Бу кичәдә  25, 30, 35, 45, 55 ел бергә гомер иткән  гаиләләрне тантаналы рәвештә зурладылар. Юбилярларны туганнары, балалары, дуслары котлап чәчәкләр буләк иттеләр. Кичәне оештыручы мәдәният йорты директоры Фирдәния Сафиуллина бүләкләр һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ак ромашка чәчәкләре тапшырды.  Авыл җирлеге башлыгы Нәбиуллин Хәлил Хәнәфиевич 45-55 ел бергә гомер итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Гаилә бәйрәме үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәм мул чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International