Ел саен безнең илдә 8 июль көнне Бөтенроссия көне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә

2018 елның 8 июле, якшәмбе

Татарстан  Республикасы  Әгерҗе муниципаль  районының  9  нчы  номерлы  балалар  бакчасы  ГХАТ  бүлеге  белән  берлектә  шушы  бәйрәмгә  багышланган  чаралар  үткәрделәр.  Иртә  белән  иртүк  балалар  һәм  аларның  әти-әниләрен җыр,  котлаулар  каршы  алды. Өлкән  һәм  хәзерлек  группасы  балалары  үз  куллары  белән  ясаган  ромашка  бүләк  иттеләр.  Һәр  әти-әнигә  күпләр  өчен  сюрприз  булган  чәчәк  кенә  түгел,  бик  күп  җылы  теләкләр дә  әйтелде.  Әти-әнигә  алмашка  әби  һәм  бабайлар  үзләренең  елмаюларын,  истәлеккә  дип  ясалган  символик  ромашкага  язылган  изге  сүзләрен  җиткерделәр. 

Чара  бәйрәм  концерты  белән  дәвам  итте, балалар  гаилә  турында  шигырьләр  сөйләделәр,  җырлар  җырладылар, күңелле  уеннар  һәм  рәсем  конкурсларында  катнаштылар. Гаилә, мәхәббәт  һәм  тугрылык  конен билгеләп  китеп,  без  балаларда  гаилә  традицияләрен  саклап, сабырлык,  мәхәббәт, хөрмәт,  рәхимлек  тәрбияләргә  тырыштык,  чөнки  балалар  бакчасы  үзе  бер  зур  гаилә  бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International