2018 елның 8 июль көнне Түбән Камада «Гаилә бәхете формуласы» фестивалендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Шигаповлар гаиләсендә туган өч балага исем кушу тантанасы узды.
Яшь ата-ана Алинә һәм Айдар улларына матур исемнәр – Арслан, Богдан һәм Арсений дип кушканнар. ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле гаиләне чын күңелдән котлап, балаларының туу турында таныклыкларын, ТР Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улының котлау адресларын һәм бүләк сертификатларын тапшырдылар.
Күп санлы кунаклар алдында Шигаповларның уллары Рәсәй Федерациясе гражданнары дип игълан ителделәр. Балаларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсе Мактау Китабына кертелде.