ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2018 ел
якшәмбе

Гаилә бәхетенең сере нидә? Әлки районында туган як тарихи музеенда булган очрашуда катнашучылар әнә шул хакта сөйләштеләр, үзләренең тормыш тәҗрибәсен уртаклаштылар. Әлеге кичә Гаилә, мәххәбәт һәм тугрылык көненә багышлап үткәрелде. Музей һәм район ГХТА бүлеге хезмәткәрләре анда 45 ел дәвамында тормыш юлыннан бергә атлаучы матур гаиләләрне чакырдылар.  Иске Чаллыдан Касыйм һәм Әлфия Хәмзиннар, Түбән Әлкидән Исмагыйль һәм Асия Галәветдиновлар хөрмәтле кунаклар булдылар. Музейда алар өчен экскурсия оештырылды. Аннан соң түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, сөйләшеп утырдылар. Кунаклар күркәм гаилә тормышы, җылы мөнәсәбәтләр, аккылы һәм тәрбияле балалар үстүрү серләре белән уртаклаштылар. Музей хезмәткәрләре аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнне, Сарман районы Иске Кәшер авыл жирлегенең иң урнәк, тату гаиләләре, терлек-туар куп асрап, балалар, оныклар тәрбияләу өстенә авыл жирлеге тормышында да актив катнашучы Рамазанов Зирәк -Мәдинә, Латифуллин Венер-Галия, Давлетбаев Тәлгать-  Дамира, Шарифуллин Раел-Зөлфия гаиләләрен авыл жирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар Советы исеменнән “Гаилә, мәхәббәт тугрылык” коне белән чын күңелдән котладылар, истәлекле буләкләр тапшырдылар.

Баулы шәһәренең төп мәйданда– Октябрь мәйданыннан гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм Әлмәт шәһәреннән килгән үзенчәлекле "Радужка" гаилә курчак театры чыгышы белән башланды.

8 июль илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмыш авыл клубында 53 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Хәлиулла абый белән Оркыя апа Сәлаховлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.


7
июль, 2018 ел
шимбә

Әлмәт шәһәрендә 7 июль көнне район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе исеменнән Бөтенрәссәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  уңаеннан тантаналы чара уздырылды.

                Бу көнне бөтен район буенча 50, 55, 60 ел гомер иткән, мәхәббәтне саклап, тормыштагы авырлыкларга һәм кыенлыкларга  бирешмичә дистә еллар аша  узган 15 пар гаилә килде.

                Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаилә парларына рәхмэтен белдерде. Гаилә учагыгыз сүнмичә, кайгы-хәсрәтләр ишек какмасын, якыннарыгыз сәламәт һәм һәрвакыт янәшәдә булсын, -дигән теләкләрен җиткерде.

Бу бәйрәмнең иң күркәм чарасы булып  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыруы тора. Балтач районнында да бу бәйрәм алдыннан 2 пар никахларын рәсмиләштерде. Изге котлау теләкләре белән беррәттән яшь гаиләләргә информацион брошюралар “Семейные страницы” һәм истәлекле бүләк-картиналар тапшырылды. Яшьләрне котлауда районыбыз волонтерлары да катнашты. Бәйрәмнең төп бүләген - “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален Балтач муниципаль  район башлыгы Рамил Нотфуллин Карадуган  авылында яшәүче Тәбрис һәм Мәдинә  Хөсәеновлар гаиләсенә өйләренә барып шәхсән үзе тапшырды.

Тантаналар залына яшь парлар, күп балалы гаиләләр, бу көнне гаиләләрендә бала туган әти-әниләр, юбилейларын билгеләп үтүче парлар, аларның туганнары, якыннары һәм мактаулы кунаклар чакырулы иде. Кунакларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре каршы алып, аларга бәйрәм символы – ромашка һәм календарьлар бүләк иттеләр.

Мәхәббәт йөрәкләрне һәм күңелләрне җылыта. Тугрылык алдагы тормышка көч өсти, яхшы киләчәккә өмет бирә. Ике кешене мәхәббәт һәм тугрылык берлештергән вакытта гаилә барлыкка килә. Иң тылсымлы көн - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә берьюлы ике яшь пар - Рамил һәм Алсу Хамитовы һәм Максим һәм Татьяна Сулейманкиннар -  үз гаиләләрен төзеделәр.

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар кысаларында акт язмаларының юбилей саннарына аерым игътибар бирелә.

   2018 елның 07 июль көнендә Арча районы ГХАТ бүлегендә 100-нче пар теркәлде. Бу җәйге көндә 10 гаилә яңа тормыш юлына аяк бастылар, ә көтеп алынган бәхетле санга Рәдис һәм Алия Минһаҗевлар ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International