Ел да 8 июль көнне илебездә “Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләнеп үтә

2018 елның 7 июле, шимбә

Бу бәйрәмнең иң күркәм чарасы булып  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыруы тора. Балтач районнында да бу бәйрәм алдыннан 2 пар никахларын рәсмиләштерде. Изге котлау теләкләре белән беррәттән яшь гаиләләргә информацион брошюралар “Семейные страницы” һәм истәлекле бүләк-картиналар тапшырылды. Яшьләрне котлауда районыбыз волонтерлары да катнашты. Бәйрәмнең төп бүләген - “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален Балтач муниципаль  район башлыгы Рамил Нотфуллин Карадуган  авылында яшәүче Тәбрис һәм Мәдинә  Хөсәеновлар гаиләсенә өйләренә барып шәхсән үзе тапшырды. Бу гади пар түгел –  Мәдинә Миңгариф кызы Лилия белән Ленарның әниләре үлеменнән соң аларга әни урынында була. Соңрак Тәбрис абый белән Мәдинә апаның уртак балалары – Дамир белән Эльмира да туа. Шушы зур һәм дус гаилә аңлашып, һәр балага мәхәббәт, игътибар һәм наз бүләк итеп яшәде. Мәдинә апа һәрвакыт балаларга бертөрле карады, хәзер дә шулай. Оныкларны үстерүдә булыша, ә Хөсәеновларда алар җидәү!Тәбрис һәм Мәдинә Хөсәеновлар балаларына, оныкларына, оныкчыкларына һәм авылдашларына үрнәк булып 38 ел парлы гомер кичерәләр.Районыбызның үрнәк гаиләсенә бу көнне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова, Карадуган авыл җирлеге җитәкчесе Шамил Низамиев , Карадуган мәктәп директоры Гөлсинә Фаил кызы, завуч Рәйхана Сәүбән кызы да  изге теләкләрәрен  яңгыраттылар. Хөсәеновлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International