48 елдан артык бергә яшәүче Роберт һәм Александра Портновлар гаиләсен Алабугада белмәгән кеше юк. 8 июльдә Поспелово авылы клубында бәйрәм тантанасында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.Григорьева Портновлар гаиләсен котлап, рәхмәт юллады, бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр – Венера һәм Әмир Вагаповлар, Раиса һәм Николай Тришиннар, Фарида и Нурулла Гизатуллиннар гаиләсен дә юбилейлар белән котладылар.
Бәйрәмдә Хәсәншин Альберт Мөбарәкҗан улы белән Галина Федот кызы гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Алар инде уйга-уй һәм кулга-кул тотылышып 30 нчы дистәне тутырганнар.
Бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары булып 2011-2017 елларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгән гаиләләр чсагырылган иде.
Узган атнада Аксубай районының ГХАТ бүлеге 2018нче елда 100нче булып туган баланы теркәде. «Юбилейлы сабый» дигән мактаулы исем Рафаэль һәм Фәридә Баймухаметовлар гаиләсендә туган Адел исемле малайга бирелде. Адел исеменең сере - батырлык һәм бәйсезлек. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «гадел», «ышанычлы» дигәнне аңлата. Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре хәзер инде күп балалы Баймухаметовлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 7 нче июль конне Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Заһидуллин Рашат Рафис улы һәм Габдуллина Алинә Равил кызы рәсми рәвештә язылыштылар . Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы ГХАТ бүлегендә якты һәм изге вакыйгалар булып үтте.
Бәйрәм алды көннәрендә 6 бала тууы теркәлде. Айрат һәм Лилия Ялалутдиновларның, Айдар һәм Лилия Галиуллиннарның беренче балалары туды, аларга Айнур һәм Асель дигән исемнәр бирелде. Айрат һәм Диляра Загидуллиннарның, Илмир һәм Лилия Шайхуллиннарның икенче балалары туды. Аларга әти-әниләре Алинә һәм Әминә дигән матур исемнәр куштылар. Ә Степан һәм Елена Вотчинниковлар, Радмил һәм Татьяна Абзаловлар өченчегә уллары Захар һәм Искәндәр туу сәбәпле күп балалы гаиләләр сафына керделәр.
Кичәдә Акбүре авылында 50 ел һәм аннан да кубрәк бергэ гомер итүче 7 парны зурлап тәбрикләү оештырылды. Кичәдә ГТРК “Татарстан” каналы алып баручылары Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами, “Татар гаиләсе”фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, район ГХАТ бәлеге җитәкчесе Алия Рафгатовна Мирҗякупова, район Советы депутаты Кадрия Насырова катнаштылар. Юбилярларны килгән кунаклар, балалары, дуслары котладылар. Кичәне ГТРК “Татарстан” телерадиокомпаниясе видеога төшерде.
Якты һәм онытылмаслык булып калачак бу көн дистәләгән ел дәверендә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән күп кенә гаилә, аларны хөрмәтләү тантанасына килгән шәһәр һәм республика җитәкчеләре хәтерендә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Музыка мәктәбе паркында узды.
2018 елның 7 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш районының Яр буе мәйданында район мәдәният йорты чара үткәрде, анда ЗАГС бүлеге Пенсия фонды идарәсе бүлеге белән берлектә 4 гаиләне котлады. Бу гаиләләрдә икенче балалар туган. Гаиләләргә котлау сүзләре белән муниципаль район Башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова мөрәҗәгать итте, гаиләләргә ана капиталына сертификатлар һәм йомшак уенчыклар тапшырдылар.
Бу көнне,7 июль көнне, район Питрәчтә Додосовлар гаиләсен котладылар. Шулай ук район башлыгы Илхам Кашапов яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Ахырда 3 яш пар яңа гаилә төзеп язылыштылар.
Җәйнең иң матур вакытына туры килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Әлки районында паркларда үткәрү гадәткә керде. 7 июльдә, тымызык, җылы шимбә кичендә район үзәгенең Ана даны паркында билгеләп үтелгән бәйрәм дә күңелләрдә җылы тойгылар калдырды. Россия халкының иң яраткан чәчәге ромашка – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең үзенчәлекле символы. Бәйрәм сәхнәсе дә әлеге кыр чәчәкләре гөлләмәләре белән бизәлгән иде.