Җәйнең иң матур вакытына туры килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Әлки районында паркларда үткәрү гадәткә керде. 7 июльдә, тымызык, җылы шимбә кичендә район үзәгенең Ана даны паркында билгеләп үтелгән бәйрәм дә күңелләрдә җылы тойгылар калдырды. Россия халкының иң яраткан чәчәге ромашка – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең үзенчәлекле символы. Бәйрәм сәхнәсе дә әлеге кыр чәчәкләре гөлләмәләре белән бизәлгән иде. Тантанада беренче булып сүз Түбән Кәчи храмы священнигы Антонио атакайга бирелде. Ул һәркемне бәйрәм белән котлап, гаилә һәм балалар бәхете теләде, бу тиңсез байлыкның кадерен белеп яшәргә өндәде. Гаилә кору – һәркемнең тормышында иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Ә менә райондашларыбыз Камил һәм Ләйлә Фәсаховларның, Александр һәм Алина Вахромовларның никахлашулары бәйрәм датасына да туры килде. Аларны паркта үткән тантанага чакырып, бөтен халык алдында тәбрикләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов яшьләргә бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп, тугрылык белән бәхетле гомер юлы үтүләрен, күп балалар табып үстерүләрен теләде һәм бүләкләр тапшырды. Илнур Вәлиевич үзенең чыгышында районыбызның барлык гаиләләренә изге теләкләрен юллады. Сәхнә түренә Чуаш Кичүе авылында яшәүче Замир һәм Кадрия Гайнуллиннар чакырылды. Хезмәт сөючәнлекләре, кешеләргә хәерхаһлы, ярдәмчел булулары белән авылдашлары арасында ихтирам казанган бу пар быел көмеш туйларын билгеләп үткән. Алар менә дигән өч малай үстерәләр. Базарлы Матак авылында яшәүче Каюм һәм Әнисә Фәсаховларны да бәйрәмгә җыелган халык көчле алкышлар белән хөрмәтләде. Моннан күп еллар элек Үргәгар клубында танышып дуслашып киткән бу күркәм парның гаилә коруына күптән түгел 45 ел булган. Җитәкләшеп сәхнәгә чыккан Каюм абый белән Әнисә апа әле дә яшьләрчә чибәр һәм сөйкемлеләр. Бәйрәм түренә 55 ел бергә гомер кичергән, сокланырлык кыз-уллар үстергән Шәрәфиевлар гаиләсе дә чакырылган иде. Базарлы Матакта яшәүче Ренат абый белән Дания апа быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. Алар икесе дә авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, биш балага гомер биргәннәр, тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарганнар. Мондый күркәм гаиләләргә сокланабыз, алар белән горурланабыз! Бала туу – гаилә өчен генә түгел, бөтен дәүләтебез өчен күренекле һәм шатлыклы вакыйга. Чөнки сабыйларга үз нәселләрен дәвам итәсе генә түгел, ә зур дәүләтебезнең олы гаиләсен дә тулыландырасы. Базарлы Матак авылында яшәүче Данис һәм Әнисә Гыйззәтуллиннар гаилә тормышларының шушы сөенеч һәм мәшәкатьләр тулы өлешенә аяк бастылар. Әле бер атна элек кенә аларның беренче балалары – уллары Илназ дөньяга килгән. Бәйрәмдә дә алар өчәүләшеп катнаштылар. Сәхнәгә күтәрелгән бәхетле яшь әти-әнигә тәбрикләүләр җиткерелде, бүләк тапшырылды.Ә менә Иске Хурадада яшәүче Артем һәм Вероника Толстокоренколар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар барысы да – малайлар. Кызганыч, икесенең мөмкинлекләре чикләнгән. Вероника Владимировна кайгыртучан, балалары өчен өзелеп торучы ана, ул бөтен тормышын аларны тәрбияләүгә, аякка бастыруга багышлый. Ире белән дә тату, матур гомер итәләр. Вероника Толстокоренко да бәйрәм сәхнәсендә хөрмәтләнде, алкышлар астында аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
Аннан соң бәйрәм түренә районыбызның күренекле педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре династияләре вәкилләре чакырылды. Алып баручылар бәйрәмдә катнашучы гаиләләр арасында төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Күңелле дәртле музыка астында күпләр рәхәтләнеп биеп тә алдылар.