Якты һәм онытылмаслык булып калачак бу көн дистәләгән ел дәверендә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән күп кенә гаилә, аларны хөрмәтләү тантанасына килгән шәһәр һәм республика җитәкчеләре хәтерендә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Музыка мәктәбе паркында узды.
Чараның кунакларын әлеге бәйрәм көне символы-ромашка төшкән ап-ак флаглар каршы алды.
Бәйрәм тантанасында, 45 ел бергә яшәүче, Дамир Салим улы һәм Сания Габдулхак кызы Адиятуллинарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальне Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гюзелия Наил кызы Нуриева тапшырды.
Аерым котлау сүзләре, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр законлы никахта 35, 50, 60 елдан артык торучы Ринат һәм Лили Залялиевлар, Рафис һәм Милауша Салахиевлар, Ильфат һәм Рахиля Сабировлар, Анатолия һәм Амина Байкиннар, Владимира һәм Любовь Карчинскийлар гаиләләренә тапшырылды.
Матур концерт программасын, мәхәббәт турында жырлар һәм биюләр, бәйрәм сәхнәсендә Яшел Үзән шәһәре иҗат коллективлары күрсәттеләр.