Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә яшәүче Светлана Николаевна һәм Николай Александрович Балаевлар 30 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 7 июль көнне аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары районның ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
7 июль көнендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында яңа гаилә барлыкка килде. Гөлназ белән Зирәк Әхмәтовлар бер кайчан да айрылышмаска вәгъдә биреп, күңел түрләрендә йөрткән кайнар хисләрен чынга ашырып никахларын теркәделәр. Яшь парларны бу онтылмас матур бәйрәмнәре белән район ГХАТ хезмәткәрләре котлады һәм аларга ак бәхетләр, мәхәббәтләренең гомерлек булуларын теләделәр.
Тантанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.
2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре, өйләнешүчеләр өчен, «Гаилә –синең белән мәңгегә!» исемендәге, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, мавыктыргыч квест-уен уздырдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Кайбыч районы Надеждино авылы күпфункцияле үзәк бинада бәйрәм концерты үткәрелде. Традиция буенча бу көнне, бик күп еллар дус һәм тату булып яшәүче князь Петр һәм аның хатыны Февронияне искэ алдылар. Концертта катнашучылар тамашачыларга яхшы кәеф, күңел кәтәренкелеге буләк итте.
Матур традиция буенча, быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә гомер кичереп, җәмгыятьтә танылу алган, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән парны зурладылар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.
Бүген, 2018 елның 7 июльдә гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә узды.
Гаилә һәркем өчен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала. Гаилэ мэхэббэт хэм тугрылык коне алдыннан. ике яшь пар: Айнур һәм Регина Загидуллинар, Константин һәм Полина Печенкиннар бергә-гомергә дип ГХАТ бүлегендә актлар язуына имзаларын куйдылар. Яшь парларны бу истәлекле көн белән котларга Кама Тамагы район башлыгы П.Н. Лоханов һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина килде. ГХАТ бүлеге белгечләре яшьләргә гаилә бәхете, бер-берсен аңлап яшәүләрен һәм озын тигез гомер кичерүләрен теләделәр.
7 июль көнне Минзәлә районы Түбән Юшады авылында шаулатып Ивану бәйрәмен бәйрәм иттеләр. Элек электән бу бәйрәмгә төрле яктан кунаклар килә торган булган, шушы бәйрәмдә яшьләр үз парларын таба, ә кайбер парлар мәңгелеккә тормыш юлларын бергә бәйли, оя корып жибәрә.
Әлки районы китапханә хезмәткәрләре Үзәк паркта гаилә кыйммәтләренә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Җәйге уку залы оештырлды Базарлы Матакның Үзәк паркында. Бу чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Паркка килүчеләр игътибарына тәгъдим ителгән китап-иллюстрация күргәзмәсе дә “Өч мәңгелек хакыйкать: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” дип аталды. Күргәзмәне караучылар гаиләнең роле, гаилә мөнәсәббәтләрен кору, балалар тәрбияләү турындагы китаплар белән таныша алды.
6 июль көнне “Яшьлек” скверында бу яртыеллыкта туган игезәк балаларны һәм көмеш туйларын каршы алган күркәм галәләрне тәбрикләү чарасы узды.
Ике игезәк пар сабый белән сөендерде мамадышлыларны быел Аглеевлар һәм Габдуллинар гаиләсе. Ясминә һәм Тимерлан – Булат һәм Гөлназ Аглеевлар гаиләсе өчен котеп алынган сабыйлар, 18 май көнне әти-әнисенә зур сөнеч булып дөньяга аваз салалар. Габдуллинар гаиләсе исә 8 нче июньдә игезәк кызлары Нәзирә һәм Язилә туганнан сон купбалалы гаилә статусына ия булдыдар. Зөлфәт белән Миләүшә яшь кенә булсалар да, тырыша-тырыша 3 бала үстереп яталар.