2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре, өйләнешүчеләр өчен, «Гаилә –синең белән мәңгегә!» исемендәге, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, мавыктыргыч квест-уен уздырдылар.
Кияүләр һәм кәләшләр төрле табышмакларга җавап бирделәр һәм кроссвордлар, ребуслар чиштеләр. Дөрес җаваплар өчен, ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь гаиләләргә татлы бүләкләр тапшырдылар.