Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә яшәүче Светлана Николаевна һәм Николай Александрович Балаевлар 30 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 7 июль көнне аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары районның ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.