6 июль көнне “Яшьлек” скверында бу яртыеллыкта туган игезәк балаларны һәм көмеш туйларын каршы алган күркәм галәләрне тәбрикләү чарасы узды.
Ике игезәк пар сабый белән сөендерде мамадышлыларны быел Аглеевлар һәм Габдуллинар гаиләсе. Ясминә һәм Тимерлан – Булат һәм Гөлназ Аглеевлар гаиләсе өчен котеп алынган сабыйлар, 18 май көнне әти-әнисенә зур сөнеч булып дөньяга аваз салалар. Габдуллинар гаиләсе исә 8 нче июньдә игезәк кызлары Нәзирә һәм Язилә туганнан сон купбалалы гаилә статусына ия булдыдар. Зөлфәт белән Миләүшә яшь кенә булсалар да, тырыша-тырыша 3 бала үстереп яталар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина бәхетле әти-әнине гаиләләрендә булган зур сөенеч белән тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
25 ел бергә тату гомер кичергән көмеш юбилярлар – Лисиннар, Масловлар, Әгълиевлар, Сергеевлар, Чумановлар гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Аларга район башлыгы рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тәбрикләү сүзләрен бәйрәм партнеры булган “Sun&Moon” гаилә мөнәсәбәтләре Үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова тапшырды. Ул гаилә институтының хәзерге заманда аеруча зур роль уйнавын ассызыклады.