7 июль көнне Минзәлә районы Түбән Юшады авылында шаулатып Ивану бәйрәмен бәйрәм иттеләр. Элек электән бу бәйрәмгә төрле яктан кунаклар килә торган булган, шушы бәйрәмдә яшьләр үз парларын таба, ә кайбер парлар мәңгелеккә тормыш юлларын бергә бәйли, оя корып жибәрә.
Рәсәйдә 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һэм тугрылык” көне буларак билгеләп үтелә. Без дә бүгенге бәйрәмне бик матур котлаулардан башлап жибәрергә булдык. Авылыбыз кечкенә булса да , шушы авылда бик матур гаиләләр яши. Аларнын һәрберсе мактауга лаек. Ләкин без шушы матур гаилә көне уңае белән 25 ел һэм аннан да күбрәк вакыт матур гаилә булып яшәүче авылдашларыбызны искә алып китәргә уйладык:
25 ел – Кириллов Юрий һәм Альбина
33 ел - Кириллов Вячеслав һәм Вера
35ел – Овчинников Альберт һәм Нина
35 ел – Кириллов Ахматзыя һәм Нина
40 ел – Васильев Николай һәм Вера
44 ел – Никитин Егор һәм Хәмидә
58 ел – Викторов Юзь һәм Раиса
Быелгысы елның июль башында 60 ел бергә гомер итүче иң өлкән Арзамасовлар гаиләсе Алексей Петрович һәм Александра Александровна бәйрәмнең төп кунагы булдылар. Шушы матур гаиләләргә безнең спонсорларыбыз үзләренең күчтәнәчләрен тапшырды, ә балалары әти-әниләрен чәчәк бәйләмнәренә күмде. Шулай ук семья парларын авыл җирлеге башлыгы Кабиров М.Х.котлады һәм үзенен күчтәнәчләрен тапшырды.