Узган атнада Аксубай районының ГХАТ бүлеге 2018нче елда 100нче булып туган баланы теркәде. «Юбилейлы сабый» дигән мактаулы исем Рафаэль һәм Фәридә Баймухаметовлар гаиләсендә туган Адел исемле малайга бирелде. Адел исеменең сере - батырлык һәм бәйсезлек. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «гадел», «ышанычлы» дигәнне аңлата. Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре хәзер инде күп балалы Баймухаметовлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр.